Былтыр абый шәһәргә барды
Театр, музейда булды
Нәрсә соң ул театр, музей, галерея?- дим
И тезеп китте инде.
Матур-матур картиналар,
Ташлар,үсемлеклер күрдем- ди
И-и-и мин мин әйтәм
Безнең авылда да бар ич ул
Абый туктап тормады
Сүзен дәвам итте.
Анда серле курчаклар бар-ди
Үзләре йөри,үзләре сөйли-ди.
Мин 3D га бардым-ди
О-о-о андагы теливизор-ди
Өйдеге мультик түгел ул!
Тукта, тукта чынмы соң ул?-дим.
Түзмәдем:әнием, әтием
Минем дә барасым килә,
Минем дә күрәсем килә,
Театр, галерея, музей-дигәнен
Озак та вакыт үтмәде,
Күрдем барын да,
Менә инде чын курчаклар
Басып тора каршымда.