Күңелле безнең парк.
Узган якшәмбедә мин әнием, абыем һәм энем белән динопаркка бардым. Анда шундый искиткеч матур булды. Динозаврларны чынга охшатып ясаганнар: селкенәләр, кычкыралар. Без сокландык һәм бераз гына курыктык та. Безнең өчен ясаган кешеләргә зур рәхмәт. Андый динозаврларны кайда күрер идек тагын?! Паркның табигате дә миңа бик ошады: сап- сары яфраклар җәймә кебек яталар.