Дусларым, Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятендәге Куянны хәтерлисезме? Ул, әнисе бүләк иткән киез итекләрдән баш тартып, кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгереп, аякларын өшеткән икән. Кышын, аякка суык тимәсен өчен. җылы итекләр кияргә кирәк.
Рус дәүләтенә итекләр Алтын Урда чорындагы төрек һәм монгол кабиләләре белән килеп кергән, дип сөйлиләр. Баштарак, бик кыйммәт булганга, аларны байлар гына киеп йөргән. Академик, швед сзяхәтчесе И.П.Фальк сәяхәтнамәсендә: "1773 елда Казанда 831 сәүдәгәр, 1468 фабриканнт эшли. Шуларның 128е — читекче, 5есе — киез итек басучы", — дип язып калдырган.
1879 елда ук Мамадыш өязе Кукмара авылында "Бертуган Комаровларның сәүдә йорты" — киез итек фабрикасы ачыла. 1961 елда Кукмара аша тимер юл төзелгәч, сәүдә эшләре тагы да алга китә. Сәүдә йортында тәүлегенә 500-600 пар итек эшләп чыгарганнар. Ә 1936 елда бу сан 3000 гә җиткән. 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фронтка миллионлаган киез итек озатылган.
Итек басу өчен көзге сарык йонын гына кулланалар. Сарыктан алынган йонны иң элек язалар: тигәнәктән чистарталар. Көзге йон бик кыска була, шуңа күрә аны махсус машиналарда тегәләр. Итек басу эше бер дә җиңел хезмәтләрдән түгел икән. Бизәкләр төшерелгән матур итекләр, безнең йортка килеп кергәнче, бик урау юллар аша үтә. Бер итеккә генә ничәме-ничә кешенең кул хезмәте һәм йөрәк җылысы сеңгән. шуңа күрә алар бик тә җылы.