Файдалы җәй

7 декабря 2016 - Нияз Галимов

          Әтием, әнием, дәү әнием, сеңелем һәм мин Кырлайдагы Тукай музеена бардык. Анда без музейны карадык, көймәдә йөрдек, кафеда чәй эчтек. Сәгъди абзыйның бакчасында бик матур иде.

          Мәктәп лагере вакытында без Иске Казан, Ямаширмә, Биектау “Туган якны өйрәнү” музейларында, ял паркында булдык. Мин музейларны бик яратам.

          Дәү әтием һәм дәү әнием белән Яшел Үзән районының Исаково музеенда экскурсиядә булдык. Анда нәрсәләр генә юк иде: татар өйләре, кара мунча, таган, тегермән, шалаш, убырлы карчык һәм шүрәленең өйләре, понида йөрү һ.б. Анда бик күңелле булды.

          Без әле тагын Казанга бардык. “Әкият” курчак театры каршындагы чәчәкләр фестивален карадык, таучыктан шудык, таганда атындык. 

 

 

Рейтинг: 0 391 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!