Казан — бик матур шәһәр, республикабызның мәдәни үзәге.Көзге каникулымның бер көнен мин Казан шәһәрендә үткәрдем.Без әнием белән Карл Маркс урамында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеенда булдык.Музей гаҗәеп матур бинада урнашкан.Биредә вакыт туктап калган шикелле.Сәнгать әсәрләреннән ниндидер, әйтеп бетергесез илаһи моң агыла, күңелләргә үтеп кереп, матурлык дөньясына дәшә башлый.
Музей фондында бик күп рәссамнарның сәнгать әсәрләре тупланган.Музей коллекциясе данлыклы Василий Тропинин, Иван Айвазовский, Василий Перов, Иван Шишкин, Илья Репин картиналары белән бай.
Хәзерге вакытта биредә 25 меңнән артык рәсем, графика, скульптура һәм декоратив — гамәли сәнгать әсәре саклана икән.Күргәзмәгә куелган картиналар, скульптуралар беркемне дә битараф калдырмаслар дип уйлыйм.




