Татар хатын-кызлары элек-электән киенергә, матур бизәнү әйберләрен тагып йөрергә яраткан. Кызганыч, бүгенге көндә аларның күбесе кулланылмый башлады. Әле ярый әбиләребезнең сандыкларында чулпы-беләзекләр сакланып калган. Дусларым мин сезгә Милли музейга барып йөзек кашы булган ядкәрләрне, беләзекләрне күрүэгезне теләр идем.
Заманында беләзек татар хатын-кыз костюмының аерылгысыз өлеше дип саналган. Аны, гадәттә, һәр кулга берәрне кигәннәр. Болай парлап кию гаиләнең ныклыгын тәэмин итә дип уйлаганнар. Алар арасында фирүзә, якут, топаз, ахак кебек затлы ташлар куеп эшләгәннәре бигрәк тә күз явын алырлык. Менә шушы беләзекләрне Милли музейга барып күрсәгез үзе бер шатлык.