Үткән ялларда мин әти-әнием белән Күл Черкене авылында Баки Урманче музей-йортында булып кайттык. Әлеге музей 2012 нче елның февраль аенда ачылган.

Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң “ Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Әнисе — нәкышче, бабасы — буяучы, әбисе — җыр-бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.

Б.Урманче, рәссам буларак, үз эшчәнлеген графика өлкәсеннән башлаган. Ул тушь, акварель, каләм, каурый белән эшләргә яраткан. Борынгы кытай стилен дә кулланган. Графикада ул тормыш тәэсирләрен, укыган әдәби әсәрләрдәге образларны төшерергә тырышкан.
