Мин Азнакай районының үзәк китапханәсендә булдым.

Китапханә якты, матур, гөлләр үсеп утыра.Киштәләр китаплар белән тулы.Мин яңа форматтагы китаплар янында фотога төштем.Бу бүлек “Яблочная полка”дип атала.

Алфавит хәрефләре күзләре күрмәүчеләр өчен чыгарылган, шулай ук дәфтәре дә.

Бу китапны күзләре күрмәүчеләр бармаклары белән йөртеп укырга өйрәнәләр.
Күзләре күрмәүчеләр өчен ай саен чыгарыла торган журнал.
“Говорящие книги”бүлегендә республика фондыннан күзләре күрмәүчеләр өчен махсус кайтарылган видео касетага язылган китаплар.
Китаплар янында фотога да төштек.Миңа китапханәдә бик ошады, күп әйберләр күреп,үземә белем өстәп чыктым.
Китапханә хезмәткәрләре безне бик җылы кабул иттеләр.Мин аларга алдагы эшләрендә дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим!