Мин Азнакай районының балалар китапханәсендә булдым.Китапханәгә килеп керү белән каршы якта бәләкәй музей бар.Анда элекке вакытта кешеләрнең нинди өйләрдә яшәгәнлеге, коймаларның нинди булганлыгы, казларның кәрҗиннәргә утырып ничек бәбкә чыгарганнары бик матур итеп ясалган.


Күкеле сәгать, тегү машинасы, язу машинасы, яктырткыч, радио, чиккән сөлгеләр һәм башка күп төрле әйберләр куелган.
Уку залы бик иркен бүлмәгә урнашкан.Киштәләрдә китаплар бик күп.Уку залында энем Ислам белән китаплар алып укып та утырдык.Без анда фотога да төштек.
Китапханәдә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылып тора.Менә мин әниләр көненә багышлап ясалган рәсемнәр янында.
Миңа китапханәдә бик ошады.Безне бик җылы кабул иттеләр.Китапханә хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар телим!
Азнакай районына килеп кергәндә вывеска эленеп тора, матур шигырь юллары язылган.Азнакай елга буена, таулар арасына урнашкан.
Энем Ислам белән фотога да төштек.