Мин Азнакай районының балалар китапханәсендә булдым.

Китапханәгә килеп керү белән безне кечкенә музей каршы ала.Авыл тормышын чагылдырган өй тора, кәрҗиндә бәбкәләр чыгаручы каз утыра, читән коймалар ясалган, челтәр пәрдәләр, чиккән сөлгеләр, агачтан ясалган арба тәгәрмәче, йон эрләү әйберләре, язу машинасы, күкеле сәгать, тегү машинасы һәм башка бик күп төрле әйберләр бар.

Музейны карагач без уку залына уздык.Уку залы олы, иркен, киштәләрдә китаплар күп.Апам Рәзилә белән китаплар алып укып та утырдык.

Китапханәдә балалар өчен төрле бәйгеләр үткәрелеп тора.Мин әниләр көненә ясалган рәсемнәр янында фотога да төштем.
Миңа китапханәдә бик ошады.Мин китапханә хезмәткәрләренә эшләрендә иҗат уңышлары телим!