ГлавнаяСТАТЬИАрхивКонкурс. Лучшее культурное впечатлениеГабдулла Тукайның әдәби музее

Габдулла Тукайның әдәби музее

20 января 2016 - Разиля Ханова

   Мин декабрьдә апаем Ислам,әнием белән , Казанда, Габдулла Тукайның әдәби музеенда булдым.Музей шагыйрьнең тууына 100 ел тулган көнне 1986 нчы елда Казанның иң матур биналарында ачылды.

Габдулла Тукайның балачагы, иҗат чоры белән таныштым.Г.Тукайның 1912 нче елда сатып алынган карандаш савыты, түбәтәе, көмеш каптырмалары, туганнарына язган хатлары, фаянс тартмачык(Тукай беренче китабы гонорарына сатып алып апасы Газизәгә бүләк итә), дуслары белән төшкән фотоларын, Тукайның бюстларын, борынгы заманда чигелгән сөлгеләр, суккан паласлар,җиз самоварьлар, ул чагында чыгарылган газета, журналларны һәм башка бик күп төрле әйберләрне күрдем.

Фаянс тартмачык

 

Г.Тукайның түбәтәе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәп, сигез ел иҗат итеп гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган шәхес.Халыкка хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен  табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк.Габдуллага бу сыйфат юмарт бирелгән була.

Менә 130 елга якын вакыт үтсә дә, без сөекле шагыйребезнең әсәрләрен,әкиятләрен яратып укыйбыз.Тукайның китаплары  безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.

Г.Тукайның әкиятләре бик күп телләргә тәрҗемә ителеп басылып чыкты.

Музейда да “Шүрәле”әкиятенең геройларын бик матур итеп ясап куйганнар.

Тукай театр сәхнәсендә дә яши, тарихи романнарда да яши.Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.Казанның иң борынгы урамнарының берсенә Тукай исеме бирелгән.

"Шурале"балетыннан костюмнар.XXгасырның икенче яртысы

Һәр елның 26 нчы апрелендә Татарстан язучылары җыелышып Казан шәһәрендәге бөек шәхесләрнең һәйкәлләренә чәчәк куялар.

Г.Камал театры янындагы бронзадан ясалган Былтыр һәм Шүрәле 

Шигырь бәйрәме М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итә.Монда халык Габдулла Тукай премиясенә лаек булган яңа лауреатлар белән таныша.Тукай хаман да халык белән бергә атлый.

Миңа Тукай музеенда бик ошады.Мин яңадан үземне урманда Шүрәлеләр, су буенда Су анасы  араларында йөргән кебек хис иттем.

Г.Тукай безгә туган илебезне,әби-бабай,әти-әниебезне яратырга, туган телебезне онытмаска кирәклеген үзенең шигырьләрендә бик матур итеп язган.Шуңа күрә мин Тукай абыйның язган шигырьләренә тугыры калып ,үзебезнең туган илебезне, туган телебезне,әти-әни,әби-бабайларыбызны яратып, хөрмәт итеп үсәргә тырышам.

Безнең Татарстан Республикасы Президенты химаясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты моның ачык мисалы булып тора.

Без халкыбызның үткән тормышларын, гореф-гадәтләрен, бөек, талантлы, данлы, герой шәхесләрен онытырга тиеш түгел!

Мин Габдулла Тукайның әдәби музееннан шундый хисләр, кичерешләр һәм тәэсирләр белән чыктым.Минем язмамны Габдулла Тукайга багышлап үзем язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

                                      Тукай абыйга.

Тукай абый безгә шигырь язган,

Белегез дип туган телегезне!

Яратыгыз газиз әнкәгезне,

Әби-бабайларны, илегезне!

Су буена төшсәм Су анасы

Утыра кебек чәчен тарап басмада,

Урманнарга керсәм Шүрәлеләр

Чыгар төсле йөгереп каршыма.

Болыннарда оча күбәләкләр,

Аллы-гөлле чәчәкләргә кунып,

Өй тирәсен саклый Акбай

Карак угырылар кермәсен дип.

Тукай абый без үскәч тә ,

Җырларыңа тугыры калырбыз

Туган илебезне, туган телебезне

Чит ятлардан саклап торырбыз!

Рейтинг: +71 2183 просмотра
Комментарии (70)
Анастасия Сидорова # 20 января 2016 в 18:29 0
очень интересно
Кристина Петрова # 20 января 2016 в 18:31 0
класс
Залия Валиахметова # 6 февраля 2016 в 20:14 0
молодец:)
Амир Бариев # 20 января 2016 в 18:39 0
здорово
Эльза Гайфуллина # 13 февраля 2016 в 16:36 0
молодец
Ярик Киселев # 20 января 2016 в 18:36 0
Такой интересный музей! Молодцы! И стихи Тукая нравятся. Жалко, что так рано умер.
Гульнар Мингазетдинова # 14 февраля 2016 в 16:04 0
Молодец
Dina Zainullina # 20 января 2016 в 18:47 0
молодец
Ева Яндуганова # 20 января 2016 в 18:51 0
Ух ты, очень интересно! Молодец!!!
Алина Зиганшина # 20 января 2016 в 18:58 0
Бик эчтэлекле итеп язгансын! Матур! v
Камиль Аглямзянов # 20 января 2016 в 19:06 0
Хорошая статья
Алина Сафина # 20 января 2016 в 19:27 0
Сколько всего интересного!!!
Alina Samitova # 20 января 2016 в 19:46 0
молодец
Алсуня Кашфразиева # 22 января 2016 в 19:44 0
красиво!!!!
Шаймуратова Зарина # 20 января 2016 в 20:10 0
шэп язгансыз! молодцы!
Рамиль Галяутдинов # 20 января 2016 в 20:17 0
Молодец!
Разиля Ханова # 20 января 2016 в 20:22 0
спасибо вам друзья!!! dance dance dance
Алия Шакирова # 20 января 2016 в 20:29 0
бик матур язгансын, фоталар да матур! Молодец!
Айзиля Закирзянова # 20 января 2016 в 20:47 0
Очень интересно! Молодец Разиля!
Айгуль Ганиева # 20 января 2016 в 20:47 0
5+
Ислам Ханов # 20 января 2016 в 21:04 0
молодец! dance dance dance
Данил Емелин # 20 января 2016 в 21:52 0
НЕ ПОНЯЛ НИ ЧЕГО cry С ТАТАРСКИМ ТУГО. А ФОТКИ КЛАСС!
Ислам Зинятуллов # 20 января 2016 в 22:17 0
Молодец! Бик матур язма!
Артем Балашов # 20 января 2016 в 22:27 0
Я тоже не особо с татарским. Лови++
Ислам Шайдуллин # 20 января 2016 в 22:33 0
Шундый энкэй язгансын!
Ралина Гарипова # 20 января 2016 в 22:57 0
очень интересно
Эмиль Хабибрахманов # 21 января 2016 в 09:32 0
здорово
Гадель Егоров # 21 января 2016 в 11:14 0
Рәзилә,хикәяң бик яхшы эчтәлекле һәм бик матур фотолар!Молодец!
Марат Садыков # 21 января 2016 в 11:33 0
Очень интересно++++++
Сабирзянова Язиля # 21 января 2016 в 12:32 0
Афәрин! Бик шәп статья
Разиля Ханова # 21 января 2016 в 13:45 0
спасибо друзья! dance dance dance dance dance
Станислав Стрельников # 22 января 2016 в 20:01 0
как интересно
Станислав Стрельников # 22 января 2016 в 20:01 0
лови +
Разиля Ханова # 22 января 2016 в 20:09 0
спасибо всем друзьям!
Камиля Мухаммадиева # 23 января 2016 в 14:53 0
Молодец !!!
Ангелина Байбакова # 23 января 2016 в 17:17 0
Спасибо за фотоотчет! Очень понравилось!
Камиль Сулейманов # 23 января 2016 в 17:21 0
Бик кызык язгансың Рәзиля, шигырь миңа бик та ошады!
Разиля Ханова # 29 января 2016 в 20:48 0
спасибо! v
Лиана Мухаметшина # 23 января 2016 в 22:25 0
Бик матур язылган
Разиля Ханова # 24 января 2016 в 12:11 0
v спасибо друзьям! v
Тимур Рысаев # 24 января 2016 в 21:02 0
бик матур молодец!
Разиля Ханова # 24 января 2016 в 21:24 0
спасибо! v dance
Азалия Багманова # 27 января 2016 в 12:10 0
спасибо за чудо статью про моего любимого Г.Тукая!
Разиля Ханова # 27 января 2016 в 19:16 0
спасибо азалия! laugh
Алмаз Нариманов # 27 января 2016 в 20:34 0
бик матур язылган!!!
Разиля Ханова # 27 января 2016 в 21:35 0
спасибо!
Марат Садыков # 27 января 2016 в 21:38 0
Молодец++++++++++
Разиля Ханова # 27 января 2016 в 22:03 0
спасибо марат dance dance dance laugh
Риналь Ишбердин # 28 января 2016 в 08:57 0
Молодец,+
Артур Кондрашов # 28 января 2016 в 09:30 0
v
Разиля Ханова # 28 января 2016 в 12:49 0
спасибо! v
Дарья Поровицына # 29 января 2016 в 19:32 0
Молодец!
Разиля Ханова # 29 января 2016 в 19:39 0
спасибо!Дарья!
Диана Мутагирова # 29 января 2016 в 19:49 0
Мига бик ошады бик айбэт эшлэден v
Разиля Ханова # 29 января 2016 в 19:51 0
спасибо!
Алсу Хабибуллина # 29 января 2016 в 20:35 0
Бик матур!
Разиля Ханова # 29 января 2016 в 20:37 0
спасибо Алсу ! dance dance dance dance dance
Ислам Хасаншин # 29 января 2016 в 20:55 0
молодец
Разиля Ханова # 29 января 2016 в 20:56 0
спасибо Ислам! v dance
Алина Зиганшина # 30 января 2016 в 08:53 0
Бик матур язгансын!
Ильнар Зайдуллин # 31 января 2016 в 19:29 0
Уңышлар телим сиңа!!!
Данис Ишмухаметов # 31 января 2016 в 20:14 0
красивый музей
Разиля Ханова # 1 февраля 2016 в 15:23 0
спасибо!
Игошин Яромир # 6 февраля 2016 в 18:58 0
молодец. очень познавательно
Разиля Ханова # 7 февраля 2016 в 09:16 0
laugh
АЗАЛИЯ МОТЫГУЛЛИНА # 9 февраля 2016 в 20:40 0
ты молодец постаралась
Разиля Ханова # 13 февраля 2016 в 16:53 0
v
Инзиля Шагабиева # 7 апреля 2016 в 19:07 0
класс
Лейсан Ханова # 18 мая 2016 в 22:05 0
smile