Юл йөрү кагыйдәләрен үтә

28 сентября 2017 - Амин Закиров

Юл йөрү кагыйдәләрен

Үтәгез иртән – кичен.

Онытмагыз, өйдәгеләр

Зарыгып көтә безне.

***

Юлда кызулык кирәкми,

Имин йөрергә кирәк.

Тамгаларга бирсәң күңел,

Хәвефләр булыр сирәк.

 ***

Хәвеф-хәтәр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа да юлда йөргәндә

Уяу булырга кирәк.

 ***

 Юл йөрү кагыйдәләрен

Үтәгез һәммәгез дә.

Шул чагында һәлакәтләр

Күрмәссез берегез дә.

 ***

 Олыгыз да, кечегез дә

Йөрегез исән-имин.

Һәлакәткә юлыкмагыз  ,

Хәерле юллар телим.

 

Рейтинг: 0 527 просмотров
Комментарии (1)
Амин Закиров # 28 сентября 2017 в 23:29 0
Мне понравилось