|
|
кратко раскажу о развлекательном центре "Динозаврия".
|
Кратко расскажу о мероприятие.
|
Хочу рассказать про кроликов.
|
|
Как отметить Новый год с семьей
|
Раскажу о лимонадном заводе "Алисе".
|
Как можно провести время во время каникул.
|
Краткое описание мероприятия.
|
Туган авылым — горурлыгым Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Авылымнын исеме Аксу. Исеме дэ җисеменә туры килеп тора. Якында гына куе урман. Искиткеч минем авылымның табигате! Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле. Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Монда намаз укырга киләләр. Мәчетебез зур бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Авылыбызда ике кибет, күңел ачар өчен клуб бар. Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл урамнарынын юлларын тозеклэндерделэр. Юлсызлыктан халык бик интекте. Иртән торып, пычрак ерып мәктәпкә барулары безнең өчен авыр иде. Ә хәзер озын резин итекләрне читкә алып куйдык. Батып ятучы машиналар да юк. Гомумән, безнең авыл халкын сөенеч басты. Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям! Авылыбызны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә мең – мең рәхмәт! 
хэзерге вакытта авылымнын табигате.
|
|
Учитель – это одна из самых важных профессий на земле. Учитель для учеников должен быть подобен родителю. Ведь от того, как он обучит детей, как сможет объяснить предмет, как донесет до них свои мысли, как сможет заставить детей слушать его, зависит уровень знаний ребенка, а значит, возможно, и его профессия в дальнейшем
|

Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек. Мин беренче сыйныфта укыйм. Укырга бик телэп йорим. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслар белән таныштыра. Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, без беләбез, укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү. Безнең сыйныф җитәкчесе Голназ Наилевна. Ул игелекле һәм яхшы кеше. Һәрбер укучысын тыңлый һәм аңлый белә. Классыбызны без гел чисталыкта һәм тәртиптә тотырга тырышабыз. Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам .    
|
Музейлар туган як тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә чын мәгънәсендә методик үзәк булып тора. Алар халкыбызның мирасын кадерләп саклау белән беррәттән, безне туган якның күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләргә ярдәм итә. Безнен мэктэбебездэ дэ Туган якны ойрэну музее эшлэп килэ. Үткән заманнар серен сеңдергән бу бүлмәнең ишеген ачуга ук борынгылык аңкып торадыр сыман. Бу бүлмәдә саклау, җыю, өйрәнү өчен әби — бабаларыбызның борынгы замандагы тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар «дөньясы» урнашкан. Без мондагы эйберлэргэ карап. Без кем? эби-бабаларыбыз кем? Алар авыр заманнарда ничек кон иткэннэр? Ни белэн шогыльлэнгэннэр? Боларнын барысына да жавапны музейлардан алырга була дип уйлыйм.  
|
Люблю ходить в библиотеку. Читаю много разных книг.
|
|
Скоро новый год! Мне захотелось поделиться своим предпраздничным настроением. Я сегодня поставил ёлочку и украсил её с мамой.
|
|
Юллар кебек озын булсын, энием гомерлэрен. Әни… Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның. Әни безне бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызларым" диеп сөеп уята. "Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең алдагы тормышыбызда юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием! Без шулай энилэргэ карата жылы сузлэребезне, аларга булган хормэтебезне 29 нчы ноябрь конне авылыбыз китапханэсендэ уткэрелгэн кичэдэ энилэргэ багышланган жырлар, шигырьлэр рэсемнэр, аша аларга житкердек. 
|
МЭКТЭБЕБЕЗ КИТАПХАНЭСЕ Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул — мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә — серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан — буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур 
|