Бар бер күңеллелек дөньяда, Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. 19 декабрь көнне Алабуга шәһәренең 1 нче мәктәп каршында тантаналы рәвештә Г.Тукайның һәйкәле ачылды. Күптән көтеп алынган шатлыклы вакыйгага бөтен җирдән кунаклар килгән иде. Тукайның шигырьләре белән ачылган тантана җырлар, хәтирәләр белән дәвам ителде.
|