Буген гаилэбез белэн бик матур истэлекле чишмэдэ тукталдык.Мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл-Курсави – татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган изге затларның берсе. Аның кайда туганлыгы турында ике төрле караш яши. Танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани фикеренчә, ул әнисенең туган төбәге булган Казан артындагы Югары Мәксә (хәзерге Арча районына керүче Югары Масра) авылында туа, ә күренекле фикер иясе Ризаэтдин Фәхретдин аны Курсави тәхәллүсенә бәйләп, галимнең Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килүен фаразлый. Г.Курсавиның туган елы турында да төгәл фактлар юк. Чыганакларда ул 1771-1772 яки 1775-1776 еллар дип күрсәтелә.
Булачак галим башлангыч белемне Малмыж өязенә керә торган Мөчкәрә авылындагы (хәзерге Кукмара районы) даны еракларга киткән, Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев нигез салган мәдрәсәдә Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Г.Курсави башкалардан үзенең акыллылыгы, күп белергә омтылуы, хәтеренең яхшы булуы беән аерылып торган. Шунлыктан ул укытучысыннан алган белем белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән дә күп укыган.
1991 елда әтиләре Ибраһим вафат булганнан соң, Курсавиның бертуган абыйсы Габделхалик сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Әлеге эше белән бәйле рәвештә аңа еш кына Бохара шәһәренә барырга туры килә. Шунда ул шәех Ниязколый әт-Төрекмәни белән таныша, ул оештырган мәҗлесләрдә катнаша. Соңрак энесе Габденнасыйрны да, Бохарага алып барып, Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсенә урнаштыра. Булачак галим әлеге уку йортында да тырышып укый, табигатьтән бирелгән сәләте ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә күп мәгълүмат тупларга өлгерә, мәдрәсәдә өйрәнгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, өлкән буын авторларының хезмәтләре белән таныша, аларның фикерләрен өйрәнә. Аннан кайткач, Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазыйфаларын да башкара.1808 Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый, чөнки аны мәдрәсә тәртипләре, андагы уку канәгатьләндерми. “Әл-иршәде лилгыйбәд” (“Туры юлга өндәү”) дигән гарәпчә китабында ул бу мәсьәләгә кагылышлы тәнкыйди фикерләрен белдерә, кайбер руханыйларны кискен тәнкыйть итә. Аның кыю, мөстәкыйль фикерләре шул руханыйларны тәмам ярсыта. Алар аны динсезлектә гаеплиләр һәм Бохара әмире Хәйдәр хозурында диспут, ягъни хөкем мәҗлесе оештыралар. Әмир Курсавига үлем җәзасы белән яный. Шуңа күрә ул үз иленә кайтып китәргә мәҗбүр була һәм җәзадан шулай гына котыла ала. Туган ягына кайткач, Г.Курсави зур мәдрәсә ача һәм анда шәкертләр җыеп, аларга белем бирә башлый. Ләкин реакцион руханыйлар аңа монда да тынгылык бирмиләр, гел янап, эзәрлекләп, өстеннән донослар язып торалар. Шулай да соңыннан аңа каршы чыгучылар иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр.
1812 елның язында Габденнасыйр Курсави туганнары белән хаҗ сәфәренә чыгып китә. Кызганыч ки, аңа изге җирләрне күрү насыйп булмый, ул юлда барышлый ваба чире (холера яки чума. – авт.) белән авырый башлый һәм сентябрь аенда Истанбулда вафат була. Аны Төркиянең Искедар шәһәрендәге зиратка җирлиләр.