Буген Саба районы Башкарма комитет ка килдем.Сезне район кулэмендэ спортчылар ирешкэн кубоклар белэн таныштырасым кил.Тырыш булган унган халык яши Сабада.
Саба муниципаль районының үзәге – шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе – Казаннан 98 км, Шәмәрдән тимер юл вокзалыннан (Казан-Екатеринбург тимер юлы) 22 км, Вятка Аланы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Байлар Сабасында 7,2 мең кеше яши.Бүгенге көндә районда 31,8 мең кеше яши. Аларның 96 % татарлар, 3 % – руслар, 1 % – башка милләт вәкилләре.
ААҖ Шәмәрдән ит комбинаты, ААҖ “ВАМИН Татарстан – ВАМИН Саба”, ААҖ Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе”, Саба лесхозы, Шәмәрдән мех фабрикасы. Безнең район биләмәсеннән югары басымлы 8 газүткәргеч уза. Аларның даими рәвештә нәтиҗәле эшләвен Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия-җитештерү идарәсе тәэмин итә. Районда булган 67 авыл тулысынча газлаштырылган.
Саба районы авыл хуҗалыгы тармагы үз эченә 25 крестьян (фермер) һәм ярдәмче хуҗалыкларын ала.
Халык сәламәтлеге сагында район үзәк, Шәмәрдән, Лесхоз участок шифаханәләре, Икшермә табиблык амбулаторясе һәм 40 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.
Районда16 уртамәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадетинтернат-мәктәбе, 1 cәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 1 коррекцион мәктәп-интернат, 2 төп, 9 башлангычмәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе: Балалар иҗат үзәге, Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, 47 балалар бакчасы, шулай ук 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе “Саба аграр көллияте” бар.