Самоварның тарихы бик бай һәм кызыклы. Аны кулдан ясаганнар, һәр
һөнәрче аны үзенчә бизәгән. Мәсәлән: Суксон поселогында Монголия өчен
махсус эшләнгән самовар 4 бүлектән торган. Анда чәй дә кайнатылган,
ашарга да әзерләнгән. Хәзерге самоварлар элекләреннән әллә ни
белән
аерылмыйлар. Тик алар электр ярдәмендә генә эшлиләр. Төзелеше 5 өлештән
тора: муены, корпусы, капкачы, краны, комфоркасы. Гомумән, хәзер
самоварга төрле темага багышлап рәсемнәр төшерелә. Самоварны болын
чәчәкләре, үләннәр, җиләкләр, урам пейзажы күренешләре белән бизиләр.
Самовар – су кайнату һәм чәй пешерү җиһазы. Элекке самоварларда иң
беренче торба сыман өлешенә агач күмере тутырыла һәм ул янган вакытта
урта өлешендә су кайный. Аннан соң кечкенә чәйнеккә кайнар су агызыла,
самоварның өстенә куелып чәй пешерелә. Соңарак керосин, электр
самоварлары барлыкка килә. Хәзерге вакытта электр самоварлары гына
кулланыла. Самовар Россиянең бер символы булып тора.