1918 елда Өшәр авылында дөньяга килгән Фатыйх Сәләхетдин улын, аның тормыш иптәше, Куян авылы кызы Гөлбану Зинанова белән бергә Бөек Ватан сугышында булалар. Гөлбану апа шәфкать туташы булып хезмәт итә Алар икәүләп Германиягә кадәр барып җитәләр. Сугыш тәмамлангач та әле илебезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Бары тик 1946 нчы елда гына туган илгә кайталар.
Фатыйх абый сугышка хәрби хезмәт үтәргә киткән җиреннән керә. Канкойгыч сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Медаль за боевые заслуги”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка медаль-орденнарга ия була ул.