Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны Илнур Ирек улы Нургалиев истәлегенә хәтер тактасы урынаштырылды.
Ильнур Нургалиев 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхазия конфликты зонасына китә. Кызганычка, Актаныш егете 2007 елның 13 гыйнварында хәрби бирем үтәгәндә һәлак була.
Тантанада хәрби ветераннар, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм Илнурның туганнары катнашты.
Авылым үзәгендә барлыкка килгән һәйкәлләр янында Илнур Нургалиевка багышланган такта да бар.
Кызганыч, яшҗ гомер өзелде.