Авылдан бик ерак иде, диләр,
Фронт сызыгын,
Комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны
Уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат
Өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар – ирсез,
Ә балалар
Ник әтисез калган аннан соң?
Нигә соң ул сугыш
Авылдагы
Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?
Хирурглар
Ярчыкларны һаман
Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?
Яудан соң да
Ник солдатлар түгел,
Үлем кәгазьләре агылган?
Йә, кем әйтә ала
Ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?