Мәчет – ул Аллаһның бер Үзенә гыйбадәт кыла торган җир икән. Икенче төрле – Аллаһ Тәгалә йорты. Иң беренче мәчет Мәдинә шәһәреннән ике чакрым ераклыкта урнашкан Кубә шәһәрендә Мөхәммәд пәгамбәр (аңа Аллаһның сәламе, бәрәкәте булсын) заманында ук төзелгән. Ул дүрт почмаклы агач бинаның түбәсе хөрмә агачы яфраклары белән ябылган булган.
Хәзерге заманда мәчетләр бик матур эшләнелә. Аларның манаралары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.
Кеше дөньядагы барлык вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Аллаһ каршында гыйбадәт кыла.