Автор блога: | Зиля Аглетдинова |
Бу язмамны минем Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә багышлыйсы килә. Мондый матур бинаны һәм шуның хәтле куп, бик куп китаплар бер җирдә тупланган китапханәне күргәнем юк иде әле. Бу китапханәгә мине әтием алып барды һәм әнием белән алар университетта укыганда әлеге китапханәгә еш йөргәннәре турында сөйләде. Монда башка җирләрдә булмаган кыйммәтле, зәвыклы китаплар, истәлекле кулъязмалар, фәнни хезмәтләрне дә табып була.
Әлеге китапханәгә күбрәк студентлар һәм апа- абыйлар йөриләр, әмма олы яшьтәге профессорларны да очратып була. Мин дә, алла бирса, Казанга укырга килгәч, әлеге китапханәгә киләчәкмен.
Зиля Аглетдинова
24 ноября 2015
+37
1902
12 комментариев
национальная библиотека рт, культурный дневник первоклассника, книги, казань, история
|