1.Габдулла Тукай - бөек шагыйрь. Аның турында Ш. Бабич мондый сүзләр әйткән:
«Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай,
Ул караңгы төнне яктырткан матур, ак, тулган ай».
2.Г. Тукайның тормыш юлыннан һәм иҗатыннан берничә сорау:
*Г.Тукай елның кайсы фасылында туган? (яз көне)
*Тукайның туган авылының исеме ничек?. (Кушлавыч)
*Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (Апуш)
*Кәҗә белән сарык әкияттә нәрсә пешерәләр? (ботка)
*“Шүрәле” әкиятендә нинди авыл турында языла? (Кырлай)
*Таракны урлагач, малай кая йөгерә? (авылга)
3.Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс(изге) хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыреннән өзек.
4. Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...
СУ АНАСЫ экияте.
5.Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
ШҮРӘЛЕ экияте.
6. Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК экияте.