30 нчы октябрь көнне мәктәбебездә зур тантана булды. Ул комсомол оешмасының 100 еллык юбилеена багышланды. Буа районы ветераннар советыннан Роза Хасановна һәм Наиля Садретдиновналар килде. Алар укучыларга комсомол оешмасының тарихы, эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары, районнан киткән герой комсомоллар турында эчтәлекле һәм кызыклы докладлар укыдылар; презентацияләр күрсәттеләр; укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Укучылар әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр. Комсомол тормышы тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды.