Татар Ямалы авылы тарихы. Ямалы(Тат.Ямалы, Мари Ямалы) авылы табигатьнең иң гүзәл урынына-Агыйдел елгасының сул як ярына урнашкан.Һәм ул, хаклы рәвештә, Актаныш районының иң матур, бай тарихлы авылларының берсе.
Актаныш районы Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары белән бергә географик яктан Көнчыгыш Кама аръягына керә.
Көнчыгыш Кама аръягы яшәү өчен уңайлы булган: мал асрау өчен табигый болынлыклар, балык тоту өчен елгалар, күлләр, ягулык өчен урманнар, әрәмәләр, иген үстерү өчен уңдырышлы җирләр халыкларны үзенә җәлеп итеп торган.Этник яктан бу территория, археологлар раславынча, шактый чуар булган.Биредә борынгы финнар, угорлар, төркиләр яшәгәннәр.Үзләренең яшәүләре турындагы мәгълүматларны алар археологик истәлекләрдә, җир-су атамаларында (топонимиядә) калдырганнар.Ямалы авылы территориясендә һәм гомумән Актаныш районы территориясендә, пьянобор, кушнаренко, чиялек археологик культурасына караган истәлекләр теркәлгән.Мәсәлән, Мари Ямалы территориясендә пьянобор( борынгы пермь(удмурт), коми-пермяк, коми-зырлы халыкларының, кушнаренко, чиялек археологик культурасы калдыклары) бар.Соңгы икесен угор кабиләләре белән бәйлиләр.Тат.Ямалы, Мари Ямалы территориясендә пьянобор, кушнаренко, болгар(XII- XIII) археологик истәлекләре теркәлгән.
Тарихчылар (Д.М.Исхаков, М.И.Әхмәтҗанов ), археологлар ( Халиков А.Х., Казаков Е.П., Табяшев Р.С., Ютина Т.К. ), телчеләр (Саттаров Г.Ф., Арсланов Л.Ш. ) һәм башка белгечләрнең раславынча, Көнчыгыш Кама аръягы территориясендә пермь халыклары үзләренең эзләрен калдырганнар. (Бу турыда кара: "Арсланов Л.Ш., Казаков Е.П., Корепанов К.И. Финны, угоры и самоазийцы в Восточном Закамье”.Елабуга, 1993).
М.И. Әхмәтҗанов үз мәкаләсендә Ык елгасы регионы тарихын өч әһәмиятле этапка бүлеп карый.
Беренче периодта (монголлар яулап алганга кадәр чор ) болгар һәм угор кабиләләре бергә яшиләр, ягъни ике этник төркем(болгар-төркиләр һәм угорлар ) яшиләр.Угорларның бер өлеше, төрки тел кабул итеп, үзләре яшәгән территориядә (шул исәптән Актаныш территориясендә дә) калалар.
Икенче период, М.И. Әхмәтҗанов фикеренчә, XIII-XVII гасырларны эченә ала- Нугай этабы.
Өченче период – Кама аръягы чик саклау линиясен (сызыкларын) төзегәч башлана(1652-1657 еллар).
Д.М. Исхаков үзенең "Из этнической истории татар восточных районов.Татарской АССР до начала XX века” исемле мәкаләсендә Көнчыгыш Кама аръягы халкының катлаулы этник процесс кичергәнлегенә игътибар итә.Соңгы вакытларда Актаныш, Минзәлә районында яшәгән халыклар (татарлар) "башкортлар” дип язылганнар.Дамир Исхаков халыкларны түбәндәге этапларга бүлә:
XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы " сословно башкирский этап”;
XV-XVI гасыр башы – нугай этабы;
XIII – XV гасыр Алтын Урда төрки(кыпчак) этабы;
VIII – XIII гасырлар – болгар-угор этабы.
Бу этапта болгар-угор ( ханты, мансиларның, өлешчә венгр да булырга мөмкин) кабиләләре бергә яшиләр. Мәсәлән, Тат. Ямалы территориясендә XII-XIII гасырга караган кызыл-сары төстәге болгар керамикасы ( чүлмәк) фрагментлары табылган. Болгар керамикасы шулай ук ( болгар савытлары) Өшәр ( Семиостров) һәм Чиялек авыллары территориясендә дә табылган.
Шул ук вакытта угор халыкларына караган археологик истәлекләр дә бар. Алар Өшәр, Ямалы, Мәсәде авыллары территориясендә дә күп табылган. Угорлар белән болгар кабиләләренең бергә яшәүләре VIII – XIII гасырга караган ( Чиялек археологик культурасы) каберлекләрдә мөселманча һәм угорларча күмелгән каберләр табылды. Топонимик материаллар да моның шулай икәнлеген раслыйлар. Мәсәлән, Мәсәде, Өшәр, Шәбез һ.б. атамалар борынгы угорлар тарафыннан калдырылганнар.