Авыл тарихы (дәвамы)
Ямалы атамасы, мәсәлән, фин-угор телләре материалында аңлатыла: Ям (а) "большая вода, море”, "большая река” + немецча мал-"исток” дигән элементлардан тора.
Ямалы атамасы безгә билгеле булган чыганакларга караганда, башта гидроним (күл атамасы) буларак XVIII гасыр башыннан билгеле.Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик, елга, сулык атамалары авыл исемнәренә караганда борынгырак, алар бер халыктан икенче халыкка әзер килеш керә.Бу тезисны (фикерне) Актаныш районының топонимик системасы раслап тора.
Күл атамасы буларак Ямалы, Емалы 1700-1701 еллардан башлап билгеле. Мәсәлән, башкорт тарихчысы Ә.З.Әсфәндияров үзенең "История сёл и деревень Башкортстана” хезмәтендә Сөтлә күле турында яза.
Авыл буларак Ямалы 1754 елдан билгеле. Ул вакытта Ямалы Минзәлә өязенең Гәрәй волостенә кергән.
1795 елда Ямалыда (алар башта Мари Ямалы авылы территориясендә марилар белән бергә яшәгәннәр) 87 башкорт, 50 типтәр яшәгән. Ул Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә караган.
Мари Ямалы 1801 елдагы план буенча , ул хәзерге Ямалы күле буенда урнашкан. Ә хәзерге Тат.Ямалы авылында ике генә йорт күрсәтелгән.
1870 елда халык санын исәпкә алу материалларында Ямалы күле буендагы Ямалы авылында (Мари Ямалы, Тат.Ямалы авылларына бүленү юк) 53 хуҗалык булып, 266 ир, 180 хатын – кыз, шул исәптән, 169 ир, 151 хатын – кыз – башкорт; 37 ир, 29 хатын – кыз – мари милләтләре теркәлгән. Димәк, 1870 елга кадәр татарлар Мари Ямалы авылында яшәгәннәр. Моңа кадәр Ямалы татарлары Караңгы авылында яшәгәннәр (халык аны Караңгы авыл чокыры дип атап йөртә).
1731 елда Ямалы кешеләренең Караңгы авылында яшәүләре билгеле чыганакларга караганда, 459 номерлы документта 1738 елда Караңгы авылы кешесе Танатар Кангильдин телгә алына.Шул ук Танатар Кангильдин 1744 елда (496 номерлы документ ) – Кабан авылы кешесе. Бу исә Караңгы авылы Кабаннан чыккан татарлар дигән раслауга мөмкинлек бирә.Авыл халкы арасында Ямалы кешеләре Мөлектән күчеп килгәннәр дигән фараз да бар.Ә Мөлек исә, Кабан авылына караган хәзер Такталачык болынындагы калкулыкта урнашкан җир.
Шулай итеп, Тат.Ямалы авылы чагыштырмача соңрак барлыкка килгән авыллар рәтенә керә.
Документлардан күренгәнчә, Ямалы авылы – Бурсык, Гәрәй, Кабан, Нугай, Иске Җияш, Такталачык авыллары белән бергә Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә кергән булып чыга.
Татар Ямалы авылы кешеләре Караңгы авылына Мари Ямалы авылында марилар белән бергә яшәгәннәр. Мәчетләре Хайбуллин Исанбай милегендә урнашкан булган. Өй урыннары Мари Ямалы күчкәнче билгеле иде.
1801 еллардан башлап, татарлар хәзерге Тат.Ямалы авылына күченеп утырганнар.
1795 елда үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча, Ямалы, Балтач, Буазкүл, Яңа Гәрәй, Кормаш, Яңа Балтач, Иске Җияш авыллары белән № 14 юрт (йорт) составына кергән булган.
Ямалы авылының горурлыгы булып Сөтлә күле тора. Сөтлә күле 18 гасыр башында ук телгә алына. Бу материаллар да Ямалы авылының соңрак барлыкка килгән авыл икәнен раслап торалар
ЯМАЛЫ КҮЛЕ
Клуб. 1970г