Бүген почтальон безгә кергәч, кулыма "Салават күпере" журналын тоттырды.
Әлеге журнал миңа бик ошый, чөнки аның һәр номеры бүләк белән килә. Миндә "Салават күперен"нән килгән магнитиклар, ручкалар, сызгырткычлар бар. Ә бүген килгән номерда (№ 11) исә рус халык әкияте бастырылган китапчык бар иде. Анда "Теремок" әкияте язылган. Әлеге әкият белән таныш булсам да, бүләк булгач, аны тагын бер тапкыр укып чыктым.