Авылдагы икенче чишмәбезнең исеме - Азат. Әлеге чишмә бик яшь. Аны Азат исемле авылдашым быел авылга су керткәндә, су юлын ачып, торгызып җибәргән. Шуңа күрә дә халык әлеге чишмәне аның исеме белән атап йөртә. Чишмәнең суы бик тәмле, минералларга бай. Яңа чишмәгә кеше күп йөри.