Мин бүген әнием белән бергә Иске Урыссу авылы китапханәсендә булдым. Әлеге китапханәгә бу уку елында беренче тапкыр керәм. Анда китапханәче булып Юсупова Гөлнара Асфан кызы эшли. Бүген ул мине башлангыч сыйныф укучылары уку өчен бастырылган китаплар белән таныштырды. Аның киңәшен истә тотып, мин уку өчен китаплар алдым.