Автор блога: | Булат Шаймухаметов |
Булат Шаймухаметов
5 декабря 2019
+34
444
55 комментариев
|
Мәктәп тарихы 1929-1930 елларда Өшәр авылыннан 6-7 хуҗалык күчеп килеп утырганнар. Алар үзләренең бу сайлап алган урыннарын Бүләк дип атаганнар, ә Өшәр халкы Күчмә дип йөрткәннәр.”Күчмәгә барып кайтыйк әле”- ди торган булганнар. Бу хуҗалыклар үзара шобага салышып, җир участокларын бүлешкәннәр. Шушы елларда дүрт еллык мәктәп салынган. Мәктәп бинасы итеп Өшәр авылының урта хәлле кешесе,Чуен Төхбәйның, өен китереп салганнар. Шобага салган вакытта мәктәп урыны Якты авылы башына, иң читкә чыккан. Ә инде авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Ханов Гәрәйхан:“Мәктәп бит ул авлыбызның күрке, ул уртада булырга тиеш”,- дигән. Менә шулай итеп, Бүләк авлының нәкъ уртасында башлангыч мәктәп барлыкка килгән. 30 нчы еллардан башлап шушы көннәргә кадәр кемнәр генә килеп укытмаган да, кемнәр генә белем алмаган бу мәктәптә. Авлыбызның өлкән кешеләреннән берсе Мокыймов Назыйф үзенең беренче укытучысын һәм бу мәктәпнең беренче укытучысын болайдип --- Безне Бәрия апа укытты. Без аны бик ярата идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, 4 нче классны тәмамлагач ул мине, авылдан берүземне, пионер формасы кидереп пионер лагерына илттерде. Мине Гыильфанов Җиһангир абый итеп куйган иде. Еллар үтә торган укытучылар да алышынып торган. Шулай да өлкән буын кешеләре аларны онытмыйча искә алалар.1932-1936 елларда укыткан Сара апаны (Байсар авлыннан), 1936-1939 елларда укыткан Насыйрова Фәрхенур апаны (Өшәр авлыннан), 1939-1940 елларда укыткан Габдрахим һәм Рәхимә Сәрвәровларны (Әҗәкүл авлыннан) күңелләрендә саклыйлар. 1940 нчы елны Уразай авлыннан килеп, Гаянов Шәех укыта башлый. Сугыш башлана. Ул фронтка китә һәм сугыш кырларында ятып кала. 1941-1949 елларда Йөзкәева Хаҗәр, Габдрахимова Бибикамал, Гыйнанова Халисәләр укытканнар. Бу елларда тормыш бик авыр булган. Тол хатыннар үгез җигеп печән ташыганнар. Көзге көннәрдә укытучылар да иртән укытсалар, кичен ындыр табагында эшләгәннәр, балалар белән башак җыярга чыкканнар. Укучы балалар буш вакытларында читән буйларында үскән кураларны җыя торган булганнар. Ә мәктәпне караучы, дәрес барганда, тимер мичкә шул кураларны ягып, класс бүлмәсен җылыта торган булган. 1949- 1954 елларда Башкирия ягыннан килеп Нәбиев Шәйхел укыткан. Бу елларда балалар күп булган һәм шуңа күрә 2 сменалы уку оештырылган. Кичкә кадәр, лампа яндырып укый торган булганнар. Аңа иртән балалар укытып, ә кичен партия укуларын оештырырга да туры килгән. Бу елларда мәктәп шулай ук клуб хезмәтен дә үтәгән. Парталарны күтәреп куеп, кино куя торган булганнар. Шулай ук укытучы Нәбиевтан рөхсәт алып вечерлар да ясый торган булганнар. Укытучы авылда бик кадерле, олы хөрмәткә лаек кеше булган. “Нәбиев килми торып бер җыелыш та, бер нәрсә дә башланмый торган иде”,- дип искә ала өлкән буын кешеләре. Аңа алмашка 1954 елдан башлап үзенең 20 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлап Чишмә укытучысы Сабиров Хәсәнҗан килә. Ул бик таләпчән, бик нык төгәл кеше була. Аның алып барган документлары хәзерге көнгә кадәр саклана, елы- елга теркәлеп сакланып килгән. Сабиров белән беррәттән Гыйльфанова Мөҗәллия (Карт авылыннан) ,Хурамшина Наилә (Тат.Суксуныкы), Бакирова Нәҗибәләр 1964 нче елда Минзәлә педакгогия училищесын тәмамлап, Нуруллина Вәсилә туган авылына эшкә кайта. Үзенең 32 ел гомерен Бүләк башлангыч мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый. Ул оста педагог та, балалрга тугры дус та, иптәш тә була белгән һәм аңа өстәп 15 ел партия пропагандисты булып торган. Ул гомере буена балаларга тирән белем бирергә, аларны кеше итәргә омтылган. Укыткан укучылары арасында программистлардан алып, барлык һөнәр ияләре дә бар. Гомумән алганда, Бүләк башлангыч мәктәбен бетергән укучылар барлык тармакларда да эшлиләр. Алар үзләренең беренче укытучыларына бик рәхмәтле һәм хөрмәт белән искә алалар. |
Танки произвели настоящую революцию в военном деле и во многом изменили характер ведения войны. Со времени своего первого появления на полях сражений они привлекали и продолжают привлекать к себе интерес многих и многих людей. Но именно благодаря такому повышенному всеобщему вниманию танки обросли многочисленными мифами и легендами, которые нередко мешают разглядеть их подлинную суть. В представлениях некоторых людей танки превратились в своего рода чудо-оружие, способное самостоятельно решить исход любых битв. |
Танки произвели настоящую революцию в военном деле и во многом изменили характер ведения войны. Со времени своего первого появления на полях сражений они привлекали и продолжают привлекать к себе интерес многих и многих людей. Но именно благодаря такому повышенному всеобщему вниманию танки обросли многочисленными мифами и легендами, которые нередко мешают разглядеть их подлинную суть. В представлениях некоторых людей танки превратились в своего рода чудо-оружие, способное самостоятельно решить исход любых битв. |
Одноклассник, поздравляю, С днем рождения тебя! Море радости желаю, Позитива и добра. Ты почаще улыбайся, Побеждай всегда во всём. Тем, что любишь — занимайся, Пусть всё будет ни почём! |