Автор блога: | Адиля Зарипова |
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңграр җыр булып. Муса Җәлил. “Җырларым” Муса Җәлил һәйкәле - Татарстанның Казан шәһәре Беренче май мәйданында урнашкан татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган һәйкәл.
Адиля Зарипова
4 декабря 2014
+71
2194
4 комментария
|
Манараның исеме каян килеп чыгуы хакында тагын бер легенда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Анда Иван Грозныйның Казан ханбикәсенең гүзәллеге хакында ишетеп, Казанга яучылар җибәрүе хакында сөйләнә. Горур Сөембикә рус патшасына барудан баш тарта. Шуннан соң Иван Васильевич зур гаскәр туплап, Казанга килә һәм шәһәрне камап ала. Кала халкын саклап калу өчен Сөембикә кияүгә чыгарга ризалаша, ләкин рус патшасы алдына җиде көн эчендә Казандагы иң биек манара төзү шартын куя. Ашыга-ашыга төзи башлыйлар һәм җиденче көн дигәндә манара әзер була. Шул чакта Сөембикә манара башына күтәрелә һәм югарыдан «үткен ташлар өстенә» сикерә. Аның хатирәсе итеп казанлылар манараны Сөембикә манарасы дип атый башлыйлар. ӘЛЕГЕ КЫЙССАНЫ ИШЕТКӘЧ МИН СӨЕМБИКӘНЕ БИК ТӘ КЫЗГАНДЫМ, АНЫҢ ГОРУР ҺӘМ НЫК ХАРАКТКРЛЫ БУЛУЫНА СОКЛАНДЫМ, |
Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең. Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан. Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар Колшәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша. Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә. |
Муса Җәлил һәйкәле - Татарстанның Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл. Һәйкәл скульпторы - Е.Х.Шулик. Куелган вакытта - 1956 елда һәйкәлне бетоннан коялар. 2005 елда ул бронзадан ясатылып, кире үз урынына баса |
25 нче ноябрь көнне без "Әниләр көне"нә багышланган кичә үткәрдек. Кунакка кадерлеләребез - әниләребезне дә чакырдык. Аларга җылы теләкләребезне, җыр-шигырьләребезне Һәм үз кулыбыз белән ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттек. . Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. |
«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт бик борынгыдан килә. Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның гореф гадәте булып киткән. Бездә кызлар белән аулак өй үткәрергә булдык. Җырлар җырлап, такмаклар әйтештек. Сездә РӘХИМ ИТЕГЕЗ! |
Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля – один из крупнейших музыкальных театров России, носитель традиций российской, мировой и татарской национальной музыкальной культуры. |
Красивое здание Татарского государственного академического театра имени Галиаскара Камала, которое расположено в самом центре Казани, непосредственно на берегу городского озера Кабан, видно издалека. Форма театра весьма необычна – она напоминает плывущий парусник. Сооружение окружает прекрасный ландшафт, особенно живописный в летнюю пору. В это время года здесь цветут в ухоженных клумбах цветы, мерцают на солнце брызги воды, которые отбрасывает огромный светомузыкальный фонтан высотой в пятьдесят метров. С наступлением темноты впечатление от пейзажа усиливается благодаря подсветке здания и фонтанов. Обычно, летом, просторная прогулочная площадка напротив здания театра заполняется отдыхающими на свежем воздухе горожанами. Однако не только красивый фасад и площадь перед театром привлекают внимание жителей Казани и ее гостей. Театр имени Галиаскара Камала за свою историю продолжительностью в сто лет приобрел большую популярность и стал числиться в списках лучших национальных театров России. Тем, кто хочет познакомиться с татарской культурой, татарской литературой и драматургией, узнать о национальных традициях татар, следует обязательно посетить здешние постановки и спектакли. В театре преимущественно ставятся пьесы татарских драматургов. Основой репертуара являются национальные музыкальные драмы и комедии. |
«Экият» – единственный кукольный театр в Казани. В репертуаре театра более 30 спектаклей: по мотивам сказок народов мира, пьес на историческую и современную тематику. В постановках используют самые разные системы кукол – от классических до современных в стиле модерн. |
Дәү әнием һәм әтием кебек миндә баянда уйныйм. Сыздырып уйный белмәсәмдә кыскы-кыска көйләрне чыгарам. Баянда уйнау серләренә мине әтием өйрәтә. |