Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда бар:
«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана».
Э сез Сөембикә турында нилэр белэсез?