Исәнмесез!Мин Мөслим районы,Баланлы төп гомүми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Ханова Рәзилә булам.
Миңа 11 яшь.Мин “Укучының мәдәни көндәлеге”проектында беренче елымны гына катнашсам да,республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә,борынгы шәһәр Алабуга да,Чаллы һәм Азнакай шәһәрләренең,Мөслим һәм Сарман районнарының төрле мәдәни үзәкләрендә булдым.
Казан
Мөслим
Сарман
Төрле музейларда сәяхәттә булып,мин үзебезнең татар халкының һәм башка милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреш шартлары,төрле-төрле истәлекле әйберләре белән таныштым.
Чаллы шәһәренең “Тарихи туган якны өйрәнү музее”
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы
Татарстанның табигать тарихы музее
"Бәхетле балачак музее"
Безнең халкыбыз нинди генә чорда яшәсә дә ,үзенең гасырлардан килгән гөреф-гадәтләрен,телен онытмаган .Мин дә туган илебезне,туган телебезне яратып ,халкымның лаеклы кызы булып үсәрмен!
“Укучының мәдәни көндәлеге”проекты да моның ачык мисалы булып тора.Без халкыбызның үткән тормышын,гореф-гадәтләрен,бөек талантлы,данлыклы,герой шәхесләребезне онытырга тиеш түгел!