ГЛАВНАЯБЛОГИ

Блоги
реплика императорской короны
реплика императорской короны
реплика Большой императорской короны Российской империи
реплика Большой императорской короны Российской империи

реплика Большой императорской короны Российской империи
Мечеть Абузар
Мечеть Абузар
Бергә җыелган чакта
Бергә җыелган чакта
Вәхшәт. Муса Җәлил
Вәхшәт

(Пьесадан)

Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена
Тезделәр дә хәлсез халыкны,
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...
Юк, бу көнне,
Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде калын бер имәннең
Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары
Итәгенә елап ябышты.
Мылтык тавышы кисте карт ананың
Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле
Калтыранып, төелеп яшенә,
Анасының итәк арасына
Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә, күрәсең!
— Аталар бит, әнием, яшер мине,
Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән
Күтәрде дә җирдән баласын,
Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка
Каршы тотты йөрәк парасын.

Бала кинәт аңа ыргытылды,
Ачы тавыш өзде йөрәкне:
— Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...

— Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны
Буяп җирнең канлы яшенә,
Үлем булсын нуры, ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!

1943, октябрь
Цитатник
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Прощай дет.сад-здравствуй школа!
Древний быт.
В музее есть зал где представлены предметы быта древних людей.Интересно посмотреть как они жили,одевались,какие украшения носили.Как добывали себе еду.Какими были древние воины.
Древний быт.
Древний быт.
Древний быт.
Древний быт.
Древний быт.
Древний быт.
Әниләр көне!!!
Әниләр көне!!!
Әниләр көне!!!
Әниләр көне!!!
Актаныш районы Богады авылы җирлеге тарихы музеена сәяхәтем!!!

Ялларга авылга Әбием белән бабамнарга кайткач та тик тормыйм мин. Богады авылы тарихы музеена бардым. Авыл халкы ярдәме белән нинди музей булдырганнар. Ниләр генә юк монда. Шәһәр музейларыннан бердә ким түгел. Җирлек кешеләренең бик күп элеккеге шәхси әйберләре саклана монда.Эш кораллары, өй кирәк-яраклары, кием - салымнары. Төрле елларда чыккан акча купюралары,. Дан казанган авылдашларымның фотографияләре,бүләкләре, орден-медальләре. Миңа бик ошады. v
Мы в контакте