|
Привет, друзья. Приближается череда праздников, нужно делать много подарков. Хочу предложить как вариант фоторамку из соленого теста. Выглядит красиво и делается довольно просто. Конечно, с помощью мамы.
Сначала нужно замесить тесто: 1 стакан муки, 1 стакан соли, 1 стакан воды. Потом делаем из теста колбаску и выкладываем на фольгу, примерно разметив контуры будущей рамки. Расплющиваем колбаску, прижимаем к фольге. Рисуем на сыром тесте или делаем отпечатки чем-нибудь
Максим Логинов
7 декабря 2014
20 комментариев
+15
1087
рисуем, раскрашиваем, лепим, запекаем
|
|
Ребята, всем привет!!!!
Сегодня я создаю блог, где буду выставлять все работы сделанные нами в школе и не только. Тут много всего интересного, загляните, посмотрите!!!! |
|
АКЪЕГЕТ
Акъеге́т авылы, Яшел Үзән районында. Яшел Үзән шәһәреннән 48 км көньяк-көнбатыштарак, Чуаш Республикасы чигендә. 17 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына. 18 - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманнар хезмәтендә була, игенчелек һәм терлек үрчетү белән беррәттән зәркән әйберләре эшләү, балта эше, итек тегү, кирпеч җитештерү, 1840 еллардан киез итек басу белән шөгыльләнә. 1830 елгы мәгълүматларга караганда, Акъегеттә мәчет була. 1872 дән аның каршында мәдрәсә эшли. 1890 да сәүдәгәр З.Ш. Шәфигуллин акчасына икенче мәчет һәм мәдрәсә, 1899-1900 дә - өченче мәчет, 1898 дә Казан губернасының Цивиль өязендә ир балалар өчен яңа ысул б-н укыта торган бердәнбер мәктәп, 1906 да кыз балалар өчен мәдрәсә төзелә, соңрак рус-татар мәктәбе итеп үзгәртелә. 1910 елларда бу уку йортларында укучыларның саны 442 кешегә җитә. 20 йөз башында Акъегеттә 3 җил, 3 су, 1 пар тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1990,6 дисәтинә тәшкил итә. 1896 га кадәр - Акъегет волостенең үзәге, 1896 дан Цивиль өязенең Яңа Кавал волостена керә. 1920-21 дә Чуаш автономияле өлкәсендә, 1921нең 22 сентябреннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Норлат, 1963 нең 1 февраленнән - Яшел Үзән районында. 2010 елда 334 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1782 дә - 223 ир заты; 1834 тә - 693, 1850 дә - 1044, 1859 да - 1163, 1897 дә - 2312, 1908 дә - 3101, 1926 да - 1300, 1938 дә - 1439, 1949 да - 815, 1958 дә - 725, 1970 тә - 796, 1979 да - 595, 1989 да- 432, 2002 дә - 387 кеше. Халкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек. Мәгариф Урта мәктәп. Мәдәният Мәдәният йорты. Китапханә. Архитектура истәлекләре Сәүдәгәр З.Ш. Шәфигуллин йорты - 19 йөз ахыры архитектура истәлеге (мәчет буларак файдаланыла). |
|
Минем туган җирем –Яшел Үзән. Ә мәгърур Идел елгасы – туган ягымның иң зур бизәге. Шуларны исәптә тотып, әнием белән Яшел Үзән шәһәренә сәяхәткә чыгып киттек. Туган ягымның җырларда җырлана торган гүзәллеген күрәсең килсә, Идел елгасының биек ярына басып карап торырга кирәк. Менә без дә әнием белән елга буендагы күренешләрне күзәтеп утырдык. Идел – искиткеч матур, карап туеп булмый.
Әнә Идел елгасының икенче яры күренә. Анда яшел урманлык. Зөя кала-утравы да ерак түгел. Суда дулкыннар уйный, яр буенда балалар кайнаша. Иделдә зур кораблар да, кечкенә көймәләр дә йөзә. Әнә моторлы көймә күренде. Ул, дулкыннар өстеннән очып баргандай, бик тиз килде дә, ярга таба борылгач, әкрен генә шуа башлады. Иделнең суы, кояш нурлары астында җемелдәп, тоташ ялтыравык кәгазь, ә бу көймә бер кара тап кына кебек күренде миңа бу минутта. Шунда ук ялтырап торган су белән уйныйсы, рәхәтләнеп, йөзәсе килде. Су буенда ял итеп алгач, әнием белән кайтырга чыктык. Шунда мин тагын бер ачыш ясадым: шәһәребез бик матур икән бит! Читтән карасаң, ул нарат урманы эченә кереп барган кебек. Рәт-рәт тезелеп киткән каеннар машина юлларын да, тимерьюлны да яшерә. Ә биек-биек наратлар биш катлы йортларны да күрмәслек итә. Табигате матур, ямьле булганга күрә дә, шәһәребездә зур шифаханәләр эшли. Тик әнием бик күңелсез хәлләр турында да сөйләде. Иделдә су кими, ярлары чүп-чар белән тула, ямьсезләнә бара. Заводлардан агып чыккан пычрак сулар елга суын да пычрата икән. Без үсеп җиткәнче, бу матурлыклар бетәр, елгабыз да кечерәеп, пычранып бетәр микәнни?! Мин чын күңелемнән моңа каршы. Шәһәребез матур, еллар үтсә дә, бу гүзәллек сакланырга тиеш. |