|
асхат хабибрахманов
16 марта 2015
30 комментариев
+31
640
|
|
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре. Кошлар кайта: сагындырган Туган-үскән җирләре. Көннәрен юлда үткәреп, Куанышып очалар, Канатларына күтәреп, Яз китерә ич алар. Килсен әйдә, килсеннәр, Без — дуслары кошларның. Оялар куйдык, керсеннәр, Бүләге, дип, дусларның. Һәр җирен тикшереп кат-кат, Оялар сайласыннар, Сайрасыннар безне мактап, Шатланып сайрасыннар. |
|
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары. Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен; Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен. Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар: Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар. ![]() |
|
Яз көне карга
Бала чыгара. Көн дә җим эзләп, Авылга бара. Авылда әби Чебешләр саклый, Карга урлар дип, Йокларга ятмый. Ахрысы,әби Хәйләсен тапты: Барлык чебине Келәткә япты. – Каргалар монда Очып керә алмас, Чебешләремне Хәзер кыра алмас. ![]() |
|
Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген исе, Җәйләүләрдә – сөт исе… Тагын аллы-гөлле чәчәк, Кайнар кояш өстисе – Шушы булыр җәй төсе! ![]() |