|
Залия Набиева
20 мая 2018
1 комментарий
+2
637
|
|
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы зурлап бәйрәм ителде. Бердәнбер сугыш ветераны Котдус бабай һәм тыл хезмәткәрләре өчен укучыларыбыз бик матур концерт күрсәттеләр. Авылыбыз һәм мәктәбебез җитәкчеләре аларны Бөек бәйрәм белән котладлар һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
![]() |
|
26 нчы апрель-сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.
Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз. Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз! Г.Тукайның туган көнен 5,7 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Тукай-безнең йөрәкләрдә” дигән балалар иртәсе белән билгеләп үттек. Укучылар аның шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләделәр. ![]() |
|
Тукай туган көнгә багышлап, башлангыч сыйныф укучылары да Г.Тукайның үзләре яраткан шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде.
![]() |
|
Мин Эльмира Сөләйманова концертында булдым.Эльмира апаның моңлы тавышы,зәвыклы киемнәре, сәхнәдәге утлар Миңа бик ошады. Концерны Рамил Галимҗанов һәм Илшат Сафинның көчле моңлы тавышлары ямьләндереп җибәрде. Ренат Рахматуллин да үзенең матур җырларын бүләк итте.
![]() ![]() ![]() |