Чаршауларның күбесе турыпочмаклы формада булган. Гадәттә, алар өйдә тукылган, әмма ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында чаршаулар, сатып алынган төсле ситсылардан тегелгән үрнәкләр хисабына “этеп” чыгарылганнар. Чуар чаршаулар аеруча да киң таралыш алган була. Нигездә, аларда шакмаклы һәм буй-буй тукымалар, кызыл, зәңгәр, яшел һәм ак тоннар белән ярашкан. Шулай ук, үзәк кырлары зур геометрик фигуралар белән “тутырылган” чаршаулар да популяр булган.
Келәм. Гомумтөрки киләң “бәрхет” сүзеннән. Келәм – идәнгә җәю, стеналарны бизәү һ.б.лар өчен кулланыла торган төрле-төрле төстә, бизәкләп эшләнгән палас .
Интерьердагы горизонталь өслек, шул исәптән сәке һәм идән, татар өйләрендә келәм белән бизәлгән. Сәкене, гадәттә, киез келәм белән, ә идәнне тукылган йонсыз келәм белән каплаганнар.
Урындыкларда, сандык, сәке өсләрендә утыру өчен сырган аслык – көрпә кулланганнар. Бәйрәм һәм дини җыелышларда алгы стена буйлап сәкегә озын көрпә (50 сантиметрдан башлап бер метрга кадәр һәм аннан да озынрак) җәйгәннәр. Иң кадерле кунакка, мисал өчен муллага, утыру өчен Ашъяулыклар көнкүрештә еш кулланылганнар. Башлыча, аларны аш табыны яисә сәкедә, идәндә яки өстәлдә чәй эчкәндә җәя торган булганнар. Көндәлек файдаланыла торган ашъяулыкларны шакмаклы яки буй-буй рәсемнәр белән тукыганнар. Тантаналы очраклар өчен, ак җитенле яисә тегелгән бизәк белән төсле ефәк ашъяулыклар кулланылган .
Сөлгеләр белән өйнең алгы ягын, түрне бизәгәннәр. Керүче кешегә, иң беренче чиратта, өйнең, нәкъ менә әлеге өлеше күзгә чалына. Сөлгеләрне шулай ук, кырыйдагы стеналарга, тәрәзә араларына, бүлмәара киртәләргә, киштәләргә эләләр, алар белән бүлмә почмаклары да капланыла.
Шул рәвешле, татар телендә өйнең эчке бизәлеш предметлары атамалары, татар халкының милли эстетик һәм этик кыйммәтләре, гадәт, тәртип, үз-үзеңне тотышу, гаиләдә яшәү үзенчәлекләре белән бәйләнгән.