ГлавнаяБЛОГИКультурный дневник

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+289 RSS-лента RSS-лента

Культурный дневник

Автор блога: Гадел Газизов
Все рубрики (20)
Миңа кунакка килегез
Курегезче , дусларым
Тэмле , кызыл алмалар.
Мина кунакка килегез,
Сезне котэлэр алар

Миңа кунакка килегез
Керогаз
Керогаз
Керога́з — нагревательный прибор, работающий на горючей смеси, состоящей из паров керосина и воздуха. Керогазы — последнее поколение массовых бытовых керосиновых приборов для приготовления пищи. Им на смену пришли уже газовые плиты. Появился в 30-е годы XX века.
Керогаз

Керогаз
Җилпуч
Җилпуч

ҖИЛПУЧ- он салу өчен агачтан эшләнгән савыт.
Җилпуч
Гадел Газизов +16 325 9 комментариев
Табагач
Табагач

табагач — Табаны кызуга кую һәм алу өчен озын агач сапка утыртылган тимер каптыргычлы җайланма.
Кунак килә – ал кулыңа табагач
табагачың озын булса, кулың пешмәс — (посл.) е́сли сковоро́дник дли́нный, ру́ку не обожжёшь
Табагач
Сәгать
Сәгать

Сәгать
Сәгать суга: «даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.

Сикереп торды марат,
Күрә — эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «келт, келт!..»
— Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
— Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «диң, диң!..»
— Мин бит туктый белмим.
Моннан ары: «зиң, зиң!»
Миңа карап йөр син!..

Сәгать
Гадел Газизов +17 305 8 комментариев
чабата
чабата

Киев князе Владимир белән аның агасы Добрыня Идел буйларына яу белән килгәч (985 ел), әсир төшкән болгарларга карыйлар да, Добрыня Владимирга әйтә: “Богаулы әсирләрне карасам — барысы да күн итектән. Болар безгә ясак түләмәс, әйдә, үзебезгә чабаталыларны эзлик,” — ди.

Чыннан да, безнең борынгы бабаларыбыз күн итек һәм чарык кебек күн аяк киемнәрен генә белгәнгә охшый. Ләкин заманнар үтеп, Мәскәү кул астына төшкәннән соң, татар да чабата үрергә өйрәнгән. Теленә шайтан төкергән бер рус мужигының: “Научим запад лапти плесть”, — дип әйткән сүзләре искә килеп төшә, ләкин алар көнбатышны түгел, көнчыгышны чабата кияргә мәҗбүр иткәннәр шикелле. Галимнәр чабата үрүне татар маридан өйрәнгән дигән фикергә авышалар.

Ихтимал, чабата сүзе дә безгә рус теленнән яки рус теле аркылы кергән булыр. Билгеле булганча, рус телендә, “лапти”дан тыш, ”чоботы” сүзе дә бар, дөрес, ул “башмак”, “күн итек” мәгънәсен белдерә. “Чабата” сүзен, этимологик яктан, “чыпта” сүзе белән янәшә карарга да мөмкин (алар охшаш материалдан үреп һәм сугып ясала). “Чыпта” сүзе дә күп кенә төрки телләрдә күзәтелә һәм аны фарсы теленнән кергән сүз дип фараз итәләр.

Рифкать Әхмәтьянов татар телендәге чабата сүзе фарсы сүзе “чабатамның мәгънәсе үзгәрү юлы белән туган дип исәпли. Чабатан — өскә таба кәкрәйгән очлы борынлы күн итек. Ихтимал, ди ул, Урта Идел буенда мондый күн итек модада булгандыр (шундый күн итек киеп биегәннәрдер — “чабата кәмите”?) һәм бию төре буларак “чабатан” сүзе шул заманнардан калгандыр. Бу сүз күн итекнең бер төре мәгънәсендә Европаның күп кенә телләренә кергән икән. Р. Әхмәтьянов фарсы телендәге чабатан, чабатанд “чабата” (каештан үрелгән) сүзенә дә игътибар итә.
1972 елда Мәскәүдә чыккан “Русско-турецкий словарь”да (“Русча-түрекчә сөзлүк”) “лапти” сүзе русча формада калдырылып, “искергән сүз” дип искәртелгән. Казакъ һәм каракалпак телләрендә шабата “чабата, башмак” сүзе бар. Себер татарлары диалектында шыпытый —“чүәк” дигән сүз.
Татарча язма әдәбиятта чабата сүзенең беренче тапкыр кулланылуын, ихтимал, “Ханәкә Солтан бәете”нә нисбәт итеп буладыр. Анда мондый юллар бар:
Госман бер хафиз кызы идем,
Ханәкә Солтан атлы идем.
Сәхтиян кимәс наз идем,
Чабата тапмый барамын.

Ә болай, “Алып бабай чабатасын каккан Җир” кебек гыйбарәгә караганда, чабата дигән нәрсә халык тормышына шактый күптән кергәнгә охшый, һәрхәлдә, 1804 елгы “Словарь российско-татарский”да “чабата” сүзе теркәлгән инде.
Чабата ясау белән, гадәттә, өйдәге өлкән буын шөгыльләнгән, чөнки картлар инде башка авыррак эшләрне башкара алмаган. Ләкин чабата ясарга малайларны бик иртә өйрәтә торган булганнар. Ә чабатаны күркәм итеп ясарга өйрәтү педагогик тәрбиянең бер методы булган дияргә мөмкин. (Бу турыда рус язучысы Евгений Пермякның “Кем быть?” китабында бик матур үрнәк китерелә — гадәттән тыш ыспай итеп үрелгән чабатаны базарда хәтта сыңарап сатып алучылар да табылган, алар аны өйгә алып кайтып, балаларына күрсәткәннәр.)

Чабата ясау өчен агач калып, шөшле һәм үткен пәке генә кирәк булган. Аны, гадәттә, җиде юкәдән үргәннәр. Чабатаны ясар өчен әзерләнгән юкә тасмасы юкә очы дип аталган. Тугыз юкәдән үргән чабатаны кунак чабатасы дигәннәр. Аны кунакка барганда кигәннәр. Уникедән үргән чабата (уникеле чабата) тагын да ыспайрак булган. Чыганакларга караганда, Ләмбрә ягында (Мордовия) чабатаны алтыдан яки биштән үрү таралган була.
чабата
мин укыйм....
Татар телендә чыккан балалар журналлары турында мәгълүмат. Татар телендә чыккан газета һәм журналлар бик куп төрле. Сез ниндиләрне беләсез?
мин укыйм....
мин укыйм....
Ак торналар көне
Бу бәйрәм шигърият бәйрәме генә түгел, төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Ә бәйрәмнең барлыкка килү вакыйгасы шулай була. 1965 елда Рәсүл Гамзатов Япониянең Хиросима шәһәрендәге Садако Сасаси һәйкәле янында була. Садако 1943 елда туа, шәһәргә атом бомбасы ташлаганда аңа 2 яшь була. 1954 елда табиблар аңа куркыныч диагноз куя, гомеренең бик аз калуын аңлаган кыз япон легендасын исенә төшерә. Аңа ярашлы, 1000 кәгазь торна ясаган кеше исән кала. Садако Сасакиның кулыннан 1955 елның 25 октябрендә соңгы торна төшә. Ул 644нче торна була. Шуннан соң бу кызга һәм атом коралының барлык корбаннарына багышлап һәйкәл куела. Әлеге чарадан соң Рәсүл Гамзатов данлыклы “Журавли” шигырен яза. Аңа Ян Френкель көй яза. Бу җыр сугышта корбан булганнарга дога булып яңгырый:
Канлы яу кырыннан
кайтмый калган
Солдатлар кайчак килә уема,
Туфрак булмагандыр алар,
ак торнага
Әверелгәндер кебек тоела...
“Ак торналар”га бик күп җирләрдә һәйкәлләр куелган. Дагстанның берничә шәһәрендә дә шундый һәйкәл бар. 22 октябрьдә шул һәйкәлләр янында митинглар уза, аларда, сугыш корбаннары рухына багышлап, “Журавли” җыры да яңгырый.
Ак торналар көне
Чишмәне чистарттык
Чишмәне чистарттык

Чишмәләр иле син,Туган як!

Еракка китмәгез,су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.

Дөньяда ,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су.Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Су иген игергә,җиләк-җимеш,терлек,кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.Моның шулай икәнен татар халык табышмаклары да дәлилли:

1)Исе юк,төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

2)Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.
21 октября день яблока
Я круглое, румяное
Я расту на ветке,
Любят меня взрослые,
21 октября день яблока
И маленькие детки.

21 октября день яблока
Страницы: Первая Предыдущая 1 2