Роберт Миннуллин исемендәге балалар китапханәсендә татар халкының милли бизәкләрен чагылдырган күргәзмә эшли. Бу кургәзмәдә минем ихтибарне җәлеп иткән иң мохим әйбер миңа кызыл башлы солге булды.
19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында татар хатын-кызлары күз явын алырдай, искитмәле сөлгеләр сукканар һәм чиккәннәр. Элегрәк вакытларда татар гаиләсенең көндәлек тормышын сөлге сугудан,чигүдән гайре күз алдына китерүе дә читен булган. Осталыкларның серләре буыннан - буынга күчеп килгән. Кызларны бу эшләргә кечкенәдән үк өйрәтә торган булганар. Мондый бизәкле сөлгеләр, ясау ысулларына карап, билгеле бер төркемнәргә бүленгәннәр. Кызыл башлы сөлге, чуптарлы сөлге,чүпләмле, ягъни бизәге тукып төшерелгән сөлге . Әбиләребез мирасы булып кызыл башлы сөлгеләр бик күп сакланган.Аларда орнамент буларак гади геометрик фигуралар (ромбның бик борынгы сурәте) файдаланылган. Шуларны берләштереп, чигү осталары кабатланмас сурәтләр, үзенчәлекле бизәкләр тапканнар, төрле төсләр балкышы тудырганнар.
Тукучылык өчен чимал булып җитен, киндер кулланылган. Әлеге чималны тукыма хәленә китергәнче, халык, эшкәртү срокларын төгәл саклап, аларны төрле алымнар һәм ысуллар белән камилләштергән. Җитен һәм киндерне иң элек төрле формадагы талкыларда (русча - мялка) - авыш, горизонталь кәүсәле, горизонталь такталы һ.б. ваклаганнар. Күбрәк, ясау өчен уңайлы булганлыктан, такталы горизонталь талкылар кулланылган.