«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИКультурные блоги Валиахметовой ЗайнапБаландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Автор
Опубликовано: 878 дней назад ( 6 декабря 2023)
Редактировалось: 1 раз — 22 апреля 2026
+2
Голосов: 2
Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә эшли. Күргәзмәне кургәч мин Баландыша чишмәләр куп икәнен белдем.
Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Баландыш авылы районыбызда иң күп чишмәле авыл буларак исәпләнә.

Ул районыбызда иң күп чишмәле авыл буларак исәпләнә. Әнә аларны саный китсәң: Котдус, Хабибулла, Шәйди, Гата, Хабибрахман, Гөлчирә, Данияс-Ильяс чишмәләре. Аларның исемнәре безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама дә юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә берәр сәбәп ята. Әйе, һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар.
Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Котдус чишмәсе
Котдус чишмәсенең килеп чыгуы Котдус бабай исеме белән бәйле. Тау астында Котдус бабайның бик зур агач бакчасы булган. Ул бакчада бик күп төрле җимеш агачлары үскән. Таудан төшә торган юлдан җигүле ат төшкән чакта сулы чокырга төшә һәм аягын сындыра. Шуннан монда чишмә барлыгын белгәннәр. Аның суы бик көчле чыккан. Котдус бабай чишмәгә улак куя һәм аны һәр елны әйбәтләп карап, тазарта торган була. Хәзерге вакытта чишмәне авылдашыбыз Габдулла абый Загидуллин карап,чистартып тора.Чишмә бүген дә Котдус бабай исемен йөртә.

Шәйди чишмәсе
Кәримуллин Шәйдулла бабай суның кайнап утырганын күргән һәм аны чистартып, киңәйтеп аңа башта агачтан эшләнгән тәпән куйган. Суны шуннан ала торган булганнар. Соңыннан тимердән улак куеп зур итеп кыршаулап алганнар. Бу чишмәне элек Шәйдулла бабай караганлыктан, чишмәнең исеме дә “Шәйди чишмәсе”дип йөртелә.
Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Хабибулла чишмәсе
Хәбибулла бабайларнын өйләре тау астына урнашкан. Шул тау итәге буйлап бик куп чишмәләр кайнап чыга. Ул чишмәләрне Хәбибулла бабай карап, чистартып тора, улаклар куя. Чишмәләре бүген дә анын исемен йөртә.

Хәбибрахман чишмәсе.
Хәбибрахман чишмәсе тау итәгеннән бәреп чыга. Монда табигать искиткеч матур. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Аны карап, чистартып торучысы хөрмәтенә Хәбибрахман чишмәсе дип атаганнар. 2019 нчы елда Хабибрахман абыйның балалары һәм оныклары көче белән чишмә яңартылды .

Гөлчирә чишмәсе
Авылынын йөзен, яшәешен даими кайгыртып торучы егетләребез Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннарга авыл халкы бик рәхмәтле.Аларның тырышлыгы белән авылыбыз уртасында матур "Гөлчирә" чишмәсе пәйдә булды. Узенә яңа гомер биргән игелекле авылдашларыбызга рәхмәтен әйтеп, ул бик күп еллар Баландыш халкын саф суы белән сыйлап, җырлый-җырлый агар әле.
Баландыш авыл китапханәсендә авыл чишмәләренә багышланган күргәзмә

Данияс-Ильяс чишмәсе.
Кизләү, чишмәләрне чистарту изге бурыч икәнне авылның олысы-кечесе аңлый.Борынгы чишмәне төзекләндерүгә дә авылдашларыбыз Данияс Гайнетдинов һәм Ильяс Мөбәрәкшин алынды. Алар чишмә биләмәсен корыган агачлардан, чүп-чардан чистартып, елганың каршы ягында саркыган чишмәне казып, озын торбалар аша ярның бу ягына чыгарып, халыкка уңайлы чишмә ясадылар.
289 просмотров
Комментарии (2)
Риана Ярмеева # 6 декабря 2023 в 17:35 0
постаралась!+
Язиля Кашапова # 7 декабря 2023 в 16:19 0
Бик кызыклы+)
Мы в контакте