«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИКультурные блоги от Егорова Гаделя" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."

" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."

Автор
Опубликовано: 3673 дня назад ( 5 апреля 2016)
Рубрика: Моя школа
Настроение: Тыныч,рәхәт
Играет: Салмак көй уйный
+26
Голосов: 26
" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."


Безнең мәктәбебездә, Әлмәт төбәгенең бик тә олуг шагыйрәбез Клара апа Булатованың, 80 яшьлек юбилеена багышланган бик күңелле әдәби кичә үткәрелде.
Барлык укучылар шагыйрәнең шигырьләренә багышланган рәсемнәр ясадылар.Бик матур күргәзмәдә алар барысы да эленгән иде.

" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."


Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әти-әнисе укытучылар булганлыктан, Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. К.Булатова Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара. 1962–1965 елларда ул янәдән мәктәптә – Әлмәт районының Колшәриф авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта.

" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."


Клара Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул дәвердә тернәкләнеп китә. Әле мәктәптә укыган елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь каләм тибрәтүче бик актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда, «Идел» альманахында басылган шигырьләре һәм шигырь цикллары белән әдәби җәмәгатьчелеккә исемен шактый танытып өлгерә.

" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."



1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә.
Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.


" Шушы яктан , шушы туфрактан без..."


Без Клара апабызның шигырьләрен сөйләдек,җырлар җырладык,кичәбез бик күңелле үтте!
1859 просмотров
Комментарии (22)
Гадель Егоров # 5 апреля 2016 в 16:18 0
Клара апа балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган.Мин "Марс китаб"ын рәхәтләнеп укып чыктым!

Шаймуратова Зарина # 5 апреля 2016 в 17:06 0
нинди матур кичэ уткэн сездэ! мин элбэттэ Клара апанын китапларын укырга тырышачакмын!
Alina Samitova # 6 апреля 2016 в 06:51 0
бик матур буланга охшаган. МОЛОДЦЫ v
Ева Яндуганова # 6 апреля 2016 в 07:02 0
Какую отличную встречу организовали! Молодцы!
Ильяс Шакиров # 6 апреля 2016 в 07:06 0
бик матур язгансың
Камиль Сулейманов # 6 апреля 2016 в 07:30 0
Мин дә Клара Булатованың шигырьләрен укырга яратам! Бик яхшы яза ул!
Алсуня Кашфразиева # 6 апреля 2016 в 08:11 0
Рэхмэт, Гадель! Син безгэ шундый искиткеч кеше турында сойлэден! Хэзер мин дэ Клара Булатованын шигырьлэрен укыячакмын! smile
Dina Zainullina # 6 апреля 2016 в 08:41 0
МОЛОДЕЦ ОЧЕНЬ ХОРОШО.
Айзиля Закирзянова # 6 апреля 2016 в 09:12 0
Гадель кичэгез бик кызык узган! Рэхмэт сина!!!
Артем Балашов # 6 апреля 2016 в 09:26 0
Молодец
Кирилл Чиклеев # 14 апреля 2016 в 18:57 0
v
Ульяна Сергиванова # 18 апреля 2016 в 10:26 0
здорово!
Рамиль Галяутдинов # 18 апреля 2016 в 10:35 0
Бик эйбэт булган!Молодец! smile
Игошин Яромир # 18 апреля 2016 в 11:05 0
молодец v
Станислав Стрельников # 18 апреля 2016 в 12:42 0
здорово, очень интересно v молодец, лови +
Ярик Киселев # 18 апреля 2016 в 13:01 0
Как здорово встретиться с настоящей поэтессой! Молодец!
Зиля Бикмаметова # 18 апреля 2016 в 13:26 0
Молодец!!!!!
Марат Садыков # 18 апреля 2016 в 15:07 0
Лови++++++++++++++++++
Сабирзянова Язиля # 18 апреля 2016 в 18:24 0
нинди матур очрашу
Фарида Шарафиева # 18 апреля 2016 в 20:06 0
Молодец! Как хорошо, что ты встретился с такой хорошей поэтессой!
Айгуль Ганиева # 19 апреля 2016 в 14:50 0
5+
Данис Ишмухаметов # 2 сентября 2016 в 22:29 0
лови+
Мы в контакте