Мин композитор Нәҗип Җиһановта кунакта булдым!Әйе,композиторның музей-квартирына килгән кешеләрне иң якын кунакларны каршы алган кебек каршы алалар.Аның биографиясе,иҗаты,эшчәнлеге турында бик күп яңа мәгълүмат белдем.
Монда гадәти музейлардагы кебек түгел,ә диваннарга утырырга,экспонатларны тотып карарга да була.Иң кызыгы, иң зур горурлыгым шул:миңа Нәҗип Гаязовичның ҮЗ РОЯЛЕНДӘ уйнарга рөхсәт иттеләр!!!
Мондый бәхет бөтен кешеләргә тәтеми, ә музыка мәктәбе укучыларына гына насыйп була икән.
Шулай ук композиторның метрономы, пластинкалар уйнаткычын эшләтеп карадым.Хыялга да керми торган нәрсәләр бит болар!!!Һәм монда бөтен нәрсә дә Нәҗип Гаязовичның үз әйберләре,копияләр түгел,һәрнәрсә ул исән чактагыча тора.
Н.Җиһанов "Качкын","Алтынчәч" опералары,"Фатих" балеты, симфонияләр авторы гына түгел,Казан консерваториясен оештыруда башлап йөрүче,аның беренче ректоры да булган.Ул бик күп талантлы шәхесләргә олы сәнгать дөньясына юл күрсәткән,аларга ярдәм кулын сузган.
Ә бит аның балачагында музыкаль белем алу мөмкинлеге дә булмый,ул бик иртә ятим кала,балалар йортында тәрбияләнә.Бертуганнарын югалта.Ноталарны да 18 яшьләрендә генә өйрәнә.Ләкин бик тырышып укый һәм... татар музыкасы тарихында исеме алтын хәреф белән язылырлык дәрәҗәгә ирешә.Минем өчен Н.Җиһановның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан танышу кызыклы да, гыйбрәтле дә булды.
Музейда экскурсия генә түгел, ә музей дәресләре һәм атна саен музыка сөючеләр клубы утырышлары уза икән.