Авылымның хәтер мемориалын быел яңарттылар, матурланды. Сугышта һәлак булганнарның исемнәрен янача, матур итеп язылган табличкалар урнаштырдылар. Сугын чоры турында мин мәктәбебез сайтындагы "Авыл тарихы" бүлегеннән түбәндәгеләрене укыдым:
1941 елның 22 июнендәге сугыш башлану турындагы хәбәр моңа кадәр бер эзгә салынып алга баручы авыл тормышын пыран-заран китерә. Күпләр бу хәбәрне басу түрендә ишетәләр, шунда ук илгә ябырылган дошманны бик тиз генә куып җибәрергә, илгә тыныч тормыш яулап кайтырга өметләнеп, фронтка озатуларын сорап гариза язалар. “Туры юл” колхозы беренче мобилизация вакытында ук 150 әзмәвердәй ир-егетен, шоферы белән бергә 2 автомашинасын, 50 атын фронтка озата. Ә колхозның бөтен эше, авырлыгы, илне икмәк белән тәэмин итү хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иңсәсенә төшә. Әле 1941, 1942 елларда эш күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк бара.1941-1942 елларда авылга дошман кул астында калган җирләрдән эвакуацияләнеп килүчеләрне китерәләр. Аларның күбесе бала-чага, ә хатын- кызлар әз була. Бер авыз татар сүзе белмәгән Ленинград кешеләрен авыл халкы булдыра алган кадәр җылы каршылый, аларны правление йортына урнаштыралар. Авыл халкы үзенең дә кысын азыгын алар белән уртаклаша, ярдәм итәргә тырыша. Берәр еллап яшәгәч, аларны Ольгигодагы бояр йортына урнаштыралар, детдом итеп үзгәртәләр. Ватан сугышы елларында Метрәй авылыннан фронтка 356 кеше озатылып, шуларның 150 се яу кырларыннан әйләнеп кайтмады, өйләренә әйләнеп кайтканнары да авыр яралары төзәлеп бетмичә, якты дөньядан китә баралар.
Әлеге исемлектән мин бабамның әтисе- Шәрәфи бабамның да исемен таптым: Шәрифуллин Шәрәфи Шәрифулла улы. Мин аның белән горурланам!