Хәзер бит заманалар башка, кибетләрдән җаның ни тели шуны алырга була. Алар йонны кайдан алуларын да, ничек эшкәртүләрен дә белмиләр шул. Яшьләрне гаепләп булмый. Заманасы шул. “Орчык өмәсе” – безгә әби - бабаларбыздан калган мирас ул, балалар. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм - томнар көйли. Өмәгә күрше - күлән, дус - ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен - көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый.
Йон