«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСвободная темаМинем китап киштәм

Минем китап киштәм

9 апреля 2018 - axmetowa.lilia2017@yandex.ru

“Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр… Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә”-дип яза А.М.Горький.

Кадерле дусларым! Ә сез беләсезме?...

     Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул- тропик илләрдә үсә торган үсемлек.)

    Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 килограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.

   Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.

    1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

    Республикабызда хәзер бик күп китаханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

    Мин, Гөлназ Ахметова, китаплар укырга бик яратам. Шуның өчен мәктәп, авыл, шәһәр, районда урнашкан китапханәләрне үз итәм. Мин ашкынып йөрим, чөнки мине ул китапханәләрдә яңадан яңа кечкенә дусларым-китапларым көтә. Китапларны алганнан соң, аларны укып чыгып әти-әниемне, әбиемне  һәм энемне  андагы төрле әкият геройлары, андагы могҗизалы хикәяләр белән таныштырам. Шигырьләр укырга бик яратам. Бигрәк тә Резедә Вәлиева шигырьләрен зур кызыксыну белән укыйм.        

       Минем өемдә кечкенә китапханәчегем  бар. Анда Тукай, Алиш, Вәлиева, Пушкин, Андерсен һәм башка язучыларның иҗатлары урын алган.

    Китаплар нинди булуына карамастан, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, яхшыны яманнан аерырга, аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз!

  Язмамны Г.Тукайның шигыре белән тәмамлыйсым, фотосурәтләр белән раслыйсым килә.

 

Рейтинг: 0 524 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте