Кыш көне

22 ноября 2017 - Айрат

Минем кечкенә хикәя (рэсем буенча).

Кыш җитте.
Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Җир тирән йокыга талган.
Урамда салкын җилләр исә, кар бураны уйный. Бөтен дөнья актан киенгән. Кыш безне каты салкыннары белән куркыта.
Ә безгә, балаларга, кышын да рәхәт. Төрле уеннар уйныйбыз; тимераякта, чана һәм чаңгыда шуабыз. 
Кар бабай ясарга, таулар өеп аны су белән катырырга да вакыт табыла.
Кар ява, буран уйный. Кошларга иң авыр чак. Без аларны да онытмыйбыз. Җимлекләр ясыйбыз, көн дә аңа ярма, орлык, ипи валчыгы салабыз.
Без күңелле, матур үткәрәбез кышны.

Рейтинг: 0 588 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!