ГлавнаяСвободная темаГимн Культурной команды

Гимн Культурной команды

25 марта 2019 - Дина Хакимзянова

1)      Кердем бер көн ишекләрен ачып,

Мәдәният дигән серле дөньяга.

Монда безне hәрчак көтеп тора

Бик күп мавыктыргыч вакыйга!

2)      Халкым үткән озын юллар белән

Музейлары безне таныштыра.

Тарих белгән –киләчәкле була,

Беркем алмас аны адаштыра !

3)      Театрында, концерт залларында

Нур бөркелә, монда үзгәчә.

Усал зат та монда яхшылана,

Андыйның да күңеле нечкәрә.

4)      Циркы hәрчак үзенә тартып тора

Могҗизалы сихри иленә.

Исем китеп, хозурланып торам

Хәтта аю монда бии белә!

5)      Нәфис фильмын күреп туя алмадым,

Кат-кат кердем кино залына.

Монда бар да матур, яктылыкка

Алып бара кебек тоела!

6)       Дөрестән дә, бу мәдәни илдә

Ни генә юк, хәйран калам да...

Тәнгә сихәт ала кеше монда ,

Күңеле,җаны аның сафлана!

7)      Көндәлегем, мине таныштырдың

Бу, искиткеч гүзәл дөнья белән.

Алга таба да мин, гел атлармын

Янәшәдә мәдәният белән !

 

Рейтинг: +4 466 просмотров
Комментарии (1)
Дина Хакимзянова # 25 марта 2019 в 16:30 0