Ноябрь ахырында мәктәп күләмендә әниләр көнен билгеләп үттек. Матур шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек. Иң мөһиме, үз кулларыбыз белән матур бүләкләр ясадык. Бәйрәмебезнең иң күңелле өлеше — әниләребез белән уеннар уйнау булгандыр мөгаен. Бәйрәмебез чәй өстәле артында тәмамланды. Әниләребез һәрвакыт шат, молаем, сәламәт булсыннар дип телибез!