«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСТАТЬИНовости от пользователейУтта чыныккан корыч

Утта чыныккан корыч

       

 

           

 

          Район үзәге булган Балтачта ун балалы гаиләдә 1924 нче елны дөньяга килгән Әхәтне  (карт бабай- Фәридә әбиемнең әтисе) тормыш бик иртә сыный башлый. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, укуны дәвам итү өчен 150 сум акча кирәк була. Заманасы өчен бу зур акча була. Шуннан соң бабай Донбасс шәһәренә юл тота. Анда слесарь-моторист һөнәрен үзләштерә.

Фашистлар һөҗүме башланганда, 16 яшьтә генә булганлыктан, бабайны армиягә алмыйлар. Ул туган ягы Балтачына кайтырга чыга. Кесәсендә бер тиен акчасы юк. Вагон түбәсендә кайта-кайта, 21 көннән соң, туган нигез ишеген ачып керә. Бер айдан Казандагы хәрби заводка урнаша; бер елдан сугышка китә.  Курск дугасында баргансугышка керәләр. Ул пулемет расчеты командиры була.Минем Әхәт бабайга көн дә ут астында булырга, иптәшләренең адым саен һәлак булуын күрергә туры килә. Бәрелешләрнең берсендә узе дә яралана. Ессентукида урнашкан госпитальдә ике ай ятып чыга.

Савыгып чыккач, танкка утыра. Пулемётчыдан танкистка әйләнә. Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша. Бу сугышларда да каты яралана. Аягындагы пуля кыйпылчыгы аны гомере буе озата. Терелеп чыккач, Ерак Көнчыгышка –Монголия далалары, Кытайның Мукден шәһәренә юл тоталар. Җиңү көнен Кытайда каршылый.

Күкрәген 4 орден, 14 медаль бизәгән Әхәт Җәләлетдин улы Гайнетдиновка тыныч тормышта да байтак сыналырга туры килә. Әмма ул сынмый-сыгылмый, чөнки ул утны-суны кичкән солдат.

Сугыштан кайткач, югары белем ала. Өйләнеп, 5 балага тормыш бүләк итә. Финанс оешмаларында җитәкче вазыйфасын башкара. Үзе 18 ел җитәкләгән Арча “Госстрах” оешмасыннан лаеклы ялга чыга.

Бик гадел, туры сүзле, йомшак күңелле Әхәт бабай 2013 елда 89 яшендә бакыйлыкка күчә. 

Рейтинг: 0 358 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте